Римма Ратникова – публицист |
|
|
|
Пәнҗешәмбе, 03 Май 2012 | Караулар : 13732 |
|
Римма Атлас кызы Ратникова (Булатова) 1955 елның 3 маенда туа. Кукмара мәктәбендә укый. Дүртенче сыйныфта укыганда ул табигать турында шигырь яза һәм аның бу шигыре район газетасында да басылып чыга. Урта мәктәпне тәмамлаганда аның алдында “Укырга кая барырга?” дигән сорау тормый иде инде. Римма Булатова Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Укуын тәмамлагач, аны “Молодежь Татарстана” газетасына эшкә билгелиләр. 1989 елдан башлап тугыз ел дәвамында ул биредә баш редактор булып эшли. Бу елларда “Молодежь Татарстана” татарның хокукларын яклаучы бердәнбер рус газетасы иде. Ә 1998 елдан Римма Ратникова – “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгының генераль директоры була. Шуның өстенә 1995 елдан бирле – Татарстан Журналистлар берлегендә, журналистлар берлекләренең Халыкара конфедерациясендә җаваплы вазифалар башкара. |
Артка
|